"Хатыннар теориясен" төрлечә аңлаганнар икән. Миңа язалар - мин монда җавап бирәм.  Аңлап бетермәгәннәргә – яки укып та аңламаганнарга өстәмә. “Хатын-кыз алына икән, һичшиксез башына җитә дип әйтеп әйтәсең" дип аңлаган кайберәүләр. Юк, ир кеше дә башка җитәргә мөмкин. Бу булдыклылыктан тора. Гадәттә шулай була да инде ул. Мәсәлән, шул ук Казан ханлыгының башына хатын-кыз гына җиткән дип әйтеп булмый бит инде. Бетә башлаган өлкәдән башта ирләр китә. Бабайлар кулына кала. Гадәттә, ирләр, бик озак утырып берәр урында, анда башкаларны китермичә, торгынлык ясыйлар. Гомумән, теләсә кайсы өлкә үсеш булганда гына яши ала. Үсеш юк икән, артка китү башлана. Анда бабайлар утырып кала. Аларның комнары коелып беткәч, бу өлкә килеп терәлә һәм анда ирләр килергә дә теләми. Перспектива булмаган җиргә ирләр килми. Хатын-кызның килүе ул – соңгы шанс. Яки бу өлкәне ирләр алмаганга хатын-кызга тапшыралар, яки хатын-кыз, ирләр килмәгәнгә гаҗиз булып, үзе моңа алына. Хатын-кыз алынса, бетерә дигән сүз түгел. Ул коткарып та кала ала. Әмма бик сирәк очракларда! Чөнки инде бу әйбер соң чиккә җиткән була, шуңа да коткаруы бик сирәк очракта гына була. Аннары “Сөембикә бетереп киткән икән” дип уйларга мөмкин кемдер. Юк, Казан ханлыгы инде беткән була Сөембикә килгәндә. Дөрес, Маргарет Тэтчер кебек булса Сөембикә, ул бәлки Казан ханлыгын коткарып кала алыр иде. Әмма ул нинди бар, шундый булган. Ул эчтән чергән Казанны коткарып кала алмаган. Аңа кичекмәстән Казанда нык хакимиятен булдырырга, колшәрифообразныйларны Әстерханнарына сөрергә кирәк булган. Ул моны эшли алмаган, нәтиҗәдә Колшәриф аның үзен улы - хан Үтәмешгәрәй белән Мәскәүгә озата. Ханны Мәскәүгә җибәрә! Аннары сугышка әзерләнә башлый. Моңа бәя никтер бирелмәгән әле. Минемчә, бу зур сәяси наданлык. Рәзе ханны дошманга бирергә ярый? Ханны биреп җибәргәч, билгеле мондагы халык та уйлагандыр – ә нигә әле без сугышырга тиеш? Ханны биреп җибәрергә уйлагансың икән, нигә сугышырга инде? Бу бит гаскәр башлыгының байракны төшергәннән соң һәм баш командующийны дошманга биргәннән соң сугышуы белән бер. Билгеле, мондагы халык уйлагандыр - инде ханны саттылар, нигә без ниндидер Колшәриф өчен сугышырга тиеш? Кем соң ул? Колшәрифнең ике юлы булган Берсе - сугышның котылгысызлыгын аңлаган хәлдә, Сөембикәне Казанда калдырып, сугышырга. Мондагы халык ханны яклап сугышыр иде. Икенче юл - Ханны Мәскәүгә бирәсең дә, беткән баш беткән дип, ирекле рәвештә кушыласың. Ә ул өченче, иң уңышсыз юлны сайлый - ханны да бирә, сугыша да. Шундый закончалык бар бит - "кем дә кем хурлык һәм сугыш арасыннан хурлыкны сайлый, ул хурлыкны да, сугышны да ала" дигән. Колшәриф хурлыкны - ханны биреп җибәрүне сайлый һәм шуңа өстәп, сугышны да ала. Менә шундый хәлдә булган Казанны бит инде нык ханлык дип әйтеп булмый берничек тә.  Казан ханлыгы башында менә шундый кешеләр булган, аны коткарыр өчен бөек шәхесләр кирәк булган, ханның кем икәнен аңламаган Колшәриф түгел. Үзе озайсын иде Мәскәүгә бик яраткач, нигә ханны һәм аның анасын озатырга? Ә Сөембикәдә Казан ханлыгын саклап калырлык көч булмаган икән – моның өчен аны гаепләп булмый. Ул бит “Казан ханбикәсе булам” дип чәчрәп чыкмаган, халыкны алдап, интригалар корып бу вазифага килмәгән – шулай килеп чыккан, ничарадан бичара ул бу  хәлдә калган. Ул болай да мөмкин кадәр тырышкан әле – халык хәтерендә аның исеме калган. Хатын-кыз – соңгы шанс. Бу бөтен җирдә дә шулай. Гаиләдә дә. Әйтик, бар ди бер гаилә – тормыш итәргә әйбәт кенә ир һәм утыз ул. Менә утыз малайга игътибар җитмәгән, алар ялкау булып үскән. Шулай була бит инде. Ир барында ул барын да эшли, ә менә үлеп китә... Шундый очракларда татар әйткән бит инде - утыз улың булганчы, у..к ирең булсачы. Май бәйрәмнәре җитә, ә елканы чыгарып атучы юк. Бер әйтә әниләре, ике әйтә, өч әйтә... Аннары үзе чыгарып ата. Бу бит инде беткән гаилә дигән сүз – хатын-кыз үзе алынган елканы чыгарып атарга калган икән, болардан инде әйтик йорт салуны көтеп булмый бит. Маргарет Тэтчерны мисал итеп китергәннәр: менә бит инде, имеш, алай булмаган. Маргарет Тэтчер – ул дәүләт таралганда, барысы да ишелеп төшкәндә хатыннар кулына калуның ачык мисалы. Маргарет Тэтчер хакимияткә килгән елларда Британиянең нинди хәлдә икәнен чамаларга кирәк моның өчен. Британия бит инде ул “Диңгезләр хуҗасы” дип аталган – империя дөньяның 21 процент мәйданын алып торган, Британия өстеннән беркайчан да Кояш китми дип әйтә торган булганнар – Җир шарының бөтен кыйтгаларында Британия империясе җирләре булган. Һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан Британия хәлсезләнеп чыга. Империя тарала башлый. Башта Һиндстан китә, аннары калганнары берәм-берәм... Британия империясе тарала. 1980 елда Көньяк Родезия (Зимбабве) – Британиянең соңгы зур колониясе бәйсезлек ала. Колонияләрнең таралуы бит эзсез узмый – Британиядә котылгысыз бәла дип кабул ителә. Бу колонияләрдә бит ак тәнлеләр яшәгән, аларны кыерсыта башлыйлар. Шул ул Родезиядә әллә никадәр ак тәнле фермер качарга мәҗбүр була. Колонияләр генәме – Британия үзе таралу алдында тора. Төньяк Ирландиядә Ирланд республика армиясе тулы масштаблы дип әйтерлек сугыш алып бара. Уэльс Британиядән аерылу буенча референдумнар уздыра. Британиянең көчсезләнүен күрсәтүче тагын бер фактор – Аргентина Фолкленд (Мальвин) утрауларына каршы сугыш башлый. Латин Америкасы иле “Диңгезләр хуҗасы” Британиягә каршы сугыш башласын инде! Бу бит инде Британиянең көчсезләнүен ачыктан-ачык күрсәтеп торган әйбер. Менә шул чорда - Британия империясе таралганда аны җитәкләрлек ирләр табылмый. Маргарет Тэтчер кулына кала Британия. Әмма Маргарет Тэтчер егет булып чыга. Ул Аргентинаны җиңә, Британиянең таралуын саклап кала. Шуңа да аны “Тимер Леди” дип атап йөри башлыйлар. Әмма бу “хатыннар теориясенең” дөреслеген күрсәтә торган мисал. Европада да хатын-кызлар идарә итә, берни түгел, бу гадәти хәл диләр... Хәзер бит Бөек Европа цивилизациясенең җимерелеп барган заманасы. Европа үз теләге белән үзенең цивизилациясеннән баш тартып маташа. Аның нигезе көчле, шуңа ул элекке инерция белән бара. Әгәр Европаның көчле чагы булса, рәзе менә хәзерге вакыйгалар булыр иде микән? Минемчә, булмас иде. Менә үзегез уйлап карагыз – Франция президентының йөзенә йомырка белән бәрәләр. Шарль де-Голльнең йөзенә йомырка белән бәрүләре мөмкин булганмы? Аны атып үтерергә мөмкиннәр, шартлатырга, әмма де Голльнең йөзенә урамдагы бер адәм йомырка белән бәрә алыр иде микән. Чагыштыру өчен – әйтик, Эрдоганның йөзенә йомырка белән бәреп буламы? Юк. Ә менә Макронга бәреп була. Аның дәрәҗәсе шуның кадәр. Һәм бу йомырка белән бәргән кешене французлар нормаль кабул итә. Ә Эрдоганга йомырка белән бәргән кеше табылса, шулай ук иркен йөри алыр иде микән? Шулай ук гасырлар буе исән-сау булган Нотр-Дам-де-Париның януы да Европаның хәлсезлеген күрсәтә торган күрсәткеч. Хатын-кыз – соңгы шанс. Берәр өлкә бөлгенлеккә чыкса, аннан ирләр качып бетә. Шул дәрәҗәдә кача – бу өлкәдә гомумән эшләргә теләк белдермиләр. Перспектива булмаган урыннан ирләр һәрвакыт кача. Ә хатын-кыз, башка эшләр кеше булмагач, башка килегез-килегез дип өнди, аннары тукта, бу бит кызганыч, әрәм булмасын дип үзе тотынып карый. Ул эшләп чыга да ала. Башкарып чыкмаска да мөмкин. Гадәттә, башкарып чыга алмый. Чөнки әйткәнемчә, хатын-кыз эш инде очлангач килә. Андый чакта коткаруы икеле, ай бик икеле була.