Татар эстрадасында тарихи вакыйга! Эпоха алышына: кызларны “көйдерүче” яңа егет килә. Кзк.
Марат Яруллин - татар эстрадасының матур малае.
Марат Яруллин! Кем өчендер бәлки бу исем билгеле дә түгелдер, ә менә меңләгән кызлар өчен ул “матур малай”.
Вакыты да нинди шәп: шундый ук “Матур малай” ролен уйнаган Ришат Төхвәтуллин инде рәсми рәвештә бу функциядән китеп бара. Аңа гашыйк була алмый инде кызлар: Алия бик усал. Шулай, вакыт җиткәч, китәсе.
Татар эстрадасында шундый ике урын гел тулып һәм гел бушап тора: матур малай һәм матур кыз. Матур кыз урыны хәзер буш. Матур кыз Асаева да рәсми рәвештә ул вазифасыннан китте. Ә менә матур малай бар хәзер. “Пирамида”да концертлар куя алырлык.
Матур малай дигәнем – яшь кызларны гашыйк итәрдәй шәп, кәттә егет. Бөтен җырчыларны да кызлар яратырга мөмкин, ә матур малайны бу кызлар “үзенеке” дип кабул итә.
Гадәттә, кызлар тагын да ныграк яратсыннар өчен матур малай нык яратып йөреп, кызы тарафыннан ташланган образда чыгыш ясый. Безнең халык сентименталь, күз яшьләрен сыга-сыга тыңлыйлар андый җырларны. Марат Яруллинның менә бу җыры шундый эпохаль җыр дип уйлыйм никтер. Дулкынны шәп тоткан егет. Молодец. Ришат китүгә җырын чыгаруын күр!
Матур малай кадәр популярлыкка беркем ирешә алмый. Шулай, яшьлек – ул бит үзе көч, үзе матурлык. “Ласковый май” кебек стадионнар җыйган беркем юк бит. Әгәр бу җырны тыңлагач: кит, җүләр, шушы булдымы җыр, өч тиенлек сүзләр, нотага туры килми, акцент, фәлән, рифмасы тегеләй, дүртенче куплетның өченче юлында ритм бозылган... дип мыжгысагыз, димәк сез инде картайган) Мәхәббәткә м..ка мишәйт итми дигән кебек, матур малай җырына да әллә нинди юк-бар әйберләр мишәйт итми – “бул гына” дип тыңлыйлар аны.
Яшьлекнең шундый бер сыйфаты бар – ул тиз китә. Матур малай, матур кыз булып та озак йөреп булмый – вакыты җиткәч, китәсе. Шулкадәр кзк инде ул. Менә ул матур малайга гашыйк кызлар белә бит инде шанслары юклыгын – әмма алар аны барыбер ярата. Ә шул матур малай өйләнеп куйса, аны тыңламый башлыйлар. Гәрчә шул ук малай, шул ук тавыш бит инде. юк! Өйләнмә идең. Өйләнү генә түгел – мин берәр кыз белән йөрим дип таныса да ташлыйлар.
Татар эстрадасында матур малай ролендә үз вакытында күпләр булды. Салават Фәтхетдинов, Асаф Вәлиевләрне беләсез инде. Салаваты өйләнде. Асаф абзый бу статусны мөмкин кадәр сузмакчы иде бугай – әмма юк, алдый алмыйсың кызларны. 1 октябрьне син бәйрәм итеп санамасаң да, бер заман 1 октябрь үзе барыбер сине саный.
Шулай да, сезон узганчы ук бу статустан китмәс өчен, матур малай шәхси тормышын мөмкин кадәр озаграк сер итеп сакларга тиеш. Интервьюлар вакытында ниндидер серле ишарәләр белән генә сөйләргә, “яраткан кешем бар иде...” дип җибәрергә, аннары “сер булып калсын”, дип куярга. Алайса, әйтүемчә, кызлар “занятый”ларны яратмый. Менә Илназ Сафиуллин статусыннан вакытыннан алда китеп барды. “Бәхет төне” җырлап кызларны дискәтүкләрдә биетә иде, аннары, гадел егет буларак, кызы барлыгын әйтте. Әйттеңме? Әйттең! Икенче көнне үк Илназ Сафиуллинның дискларыннан янган учаклар төтененнән Казан күгендә кояш күренми башланды. Өстәвенә Илназ “Берни дэ тормый, Беркем кирэкми” дип суза. Мондый матур малай була алмый, билгеле. Аны списоктан сызып аттылар шул көнне үк.
Элвин Грей да матур малай статусында шактый озак торды. 30 яшендә дә 14 яшьлекләрне шактый биетте ул. Әмма вакыт рәхимсез: барыбер бәхетле картлык киләсен чамалагач, ул башта бәхетле гаилә төзергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Дөрес карар!
“Миңа нишләргә, әйтегез дуслар?” ди Марат. Дусты булмасам да, сорамаса да, киңәш бирим әле. Бәлки ул үзе булмаса, аннан соң килгән матур малай, матур кызларга файдасы тияр... Берсен әйттем инде – шәхси тормышын сер итеп сакларга. Бәхет тынычлык ярата... Аннары семинар җыр кирәк инде безгә, тамашачы "шундый матур малай/кызны ташлаганнар бит, һай" дип көенерлек булсын. Әмма матур малай образыннан барыбер китәргә кирәк булачак – шуны белеп, башка аудиториягә барыбер әзерләнергә кирәк. Элвин Грей да, Ришат Төхвәтуллин да башка аудиторияне алдан көйләп-җайлап куйганнар иде инде. Ә кем әзерләнмәгән була - ул билгесезлеккә китеп югала.
Бик кзк инде ул эстрада. Кайбер җырчылар бит инде җырлый башлаганда ук гаиләле була – шул рәвешчә таныла. Андыйларга кызларның дәгъвалары булмый – ул башта ничек яратылса, алга таба да шулай ук тыңлана. Мәсәлән, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиевка бит бернинди дәгъва юк кызларның, ханымнарның. “Ай матур җырлый инде бу!” Ә менә матур малай булгансың икән – башкарак таләпләр сиңа.
Матур малай, матур кыз – үзе бер матур гына күренеш эстрададагы. Аларның килүен, китүен карап торуы бик кзк.
Матур малай булуы читен! Кемдер меңләгән кыз артыңнан йөрсә, рәхәт дип уйларга мөмкин, әмма алай түгел шул ул. Гел игътибар астында булгач, читен. Аннары берөзлексез: “Кайчан өйләнәсең?” дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Ярый да ул сорау көнгә бер тапкыр гына бирелсә. Юк бит – обедка кадәр бер сорыйлар, обедтан соң тагын бер сорыйлар. Асаф Вәлиевнең ул сорауларга җавапларын җыйса берәрсе, докторлык диссертациясе яза алыр иде. Берсен мин дә хәтерлим әле – “Быел бит Әтәч елы, булыр, димәк” диде. 365 көн буе ачынып көтте тамашачы... Ул заманнан соң күп Әтәч еллары узды инде. Әтәч еллары да уза, Сарык еллары да җитә, аннары Аждаһа елы көтеп тора. Менә шулай. Терәүнең бик тазасын тапсаң да, елларны туктата алмыйсың.
Марат Яруллинга уңышлар! Иҗади эшчәнлеге озын-озак булсын! Шәп җырлар җырласын, ялкауланмасын, аның хәзер урак өсте. Татар җырын үстерсен. Килер заман - милли җырлар да җырлар. Шундый җаваплылык алып өстенә, күпме кызны гашыйк иткән икән – ышанычны аклыйсы инде хәзер.