Муниципаль берлекләр советы җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин белән сөйләшү:
- Күп авылларда булган проблема: авылларда эш юк, балалар аз туа, халык шәһәргә күченә, буш йортлар барлыкка килә. Янгын куркынычы да барлыкка килә, авылларга криминал үткәне булган кешеләр дә, Урта Азиядән кайтучылар да күченеп утыра. Ничек уйлыйсыз, авыл традицион яшәү рәвешен саклап кала алыр микән? Ул проблема Сезне борчыймы?
– Бүген урбанизациянең тиз баруыннан трагедия ясарга кирәк түгел. Чөнки цивилизация күпме күбрәк керә, урбанизация шулай тизләнә. Америкада, мәсәлән, 2-3% кына халык авылларда яши, Европада – 1-7%. Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, 23,2 % кеше авыл җирлегендә яши, аның күбесе – пенсия яшендә.
Килешәм – авылларда буш йортлар күп, кайда 20%, кайда 30. Казан тирәсендә алай түгел, шәһәрдән кайтып, бакча итеп булса да тоталар; әйтик, Чүпрәле районында авыллар бушый. Бу – проблема. Читтән, каяндыр Кавказдан, Урта Азиядән кайтып, өйләр сатып алалар икән, моны хупларга кирәк. Сез әйтеп киткән криминалы була торгандыр, ләкин кайткан кешеләрнең күбесе, урнашып, эшләп, үз тормышын матур итеп корып җибәрә.
– Үз халкыбыз яши торган авыллар – татар авыллары бетмәсме икән соң киләчәктә?
– Сез карагыз, миграция ничек бара — Европага кемнәр генә килми. Германия бөтен кешене кабул итә, әле нинди цивилизацияле ил санала. Чөнки белә: бу кешеләр кайчан булса да илнең экономикасына эшләячәк, халык саны артачак. Бездә дә шулай ул: авылга кайтып урнашалар икән, әрмән, үзбәк я таҗикмы – урнашсыннар, эшләсеннәр.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/agzam-gobaidullin-avylda-keselarne-irlek-baslygy-kebek-aibat-beluce-yuk-5858784