Марсель Галиев белән Рузиля Мухаметова сөйләште.
- Бауман башында «Татарстан» кунакханәсе бар иде. Аның башына зур итеп «Татарстан» дип язылган иде. Ул язу юк... Аста бардыр, бәлки, өстә күренеп тора торган язу юк. «Чәй йорты»н сатканнар, дип ишеттем... Чәй йортының директоры татар хатыны иде бит. Аны ничек алдадылар икән? Анда гел чират була иде. Ризыклары тәмле иде...
- «Татар ашлары йорты»н да саттылар...
- Хәзер анысы да булмаячакмыни? Болар бөтенесе дә шул бер нәрсә – татарны үзәктән куу. Милли китапханәне кара – университет каршында борынгы бинада иде. Эче-тышы сәнгатьле бизәлгән гаҗәеп бина – нәкъ китапханә өчен эшләнгән кебек иде. Разил Вәлиев аны үзәктә калдыру өчен яңа проектлар эшләтеп тә шактый йөрде. Милли китапханәнең төп бинасын үзәктә калдырырга була иде.
Милли архив та читкә күчте бит. Хәзер кеше анда бара алмый. Истанбулда ничәмә ничә миллион кеше яши – Казаннан 10 мәртәбә артык. Анда китапханәләр, архивлар үзәктә.
Бауман безнең өчен кадерле урам иде. Исеме түгел...
... Әле бер оешма китә, әле икенчесе, үзебез дә киттек бит. Мөштәри урамында бина бирелгәч, сөендек. Киткән берсе сөенеп киткәндер. Сөендерә беләләр. Университетны таркатып бетерделәр. Таркатучысы рәшәткә артындамы? Бөтен ВУЗларны кушып бутап бетерделәр бит…
...Камал театры күченә, дигән хәбәрне дә авыр кичердем. Фәрит Бикчәнтәев күченүне яклый, диделәр. Нигә алай итә ул?!
Татар театры темасы да бик борчый мине. Камал театрының яңа проекты рәсемен чыгардылар бит – адәм мәсхәрәсе. Затлы илләрдә чүп җыя торган җирдә дә андый йорт салынмый. Аларның нинди аргумент булды әле? Артистларның бүлмәләре бәләкәйме?"
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/marsel-galiev-az-gena-akca-ise-cyksa-da-tatar-akylyn-uya-5858780