Хатыннар теориясе.
Бу теориягә хезмәттәшем Рузилә Мөхәммәтованың күзәтүләре этәрде. Берәр юнәлештә хәлләр мөшкеллеген каян белеп була? Хатыннар килүе. Дилбегә хатын-кыз кулына күчә, тәртәгә хатыннар җигелә икән - көт тә тор - димәк, бу әйбер бетте дигән сүз. Эшләр күкрәп барсын өчен аны ирләр җигелеп тартуы кирәк.
Башта ирләр китә, бабайлар кулына кала, аннары хәтта җитәкләрлек бабайлар да калмагач, хатыннар кулына кала.
Мин нигә моңа менә хәзер игътибар иттем әле? Менә Тукай буенча да шулай. Ул бит инде безнең бөек шагыйрь. Әмма хәлләр шулайрак - Тукайны өйрәнүче кешеләр юк. Без ул хакта берничә яздык инде. Хәтта берничә елдан соң Тукай турында телевидениегә интервью бирердәй кешебез дә калмый иде бит. Зөфәр Рәмиевкә 84 яшь. Тукай иҗаты буенча соңгы диссертация 2009 елда якланган. Һәм ни дип уйлыйсыз? Тукай иҗаты буенча якланган соңгы диссертацияләрнең барысының да авторлары - хатын-кызлар. Һәм инде ирләребез калмагач, Тукайны өйрәнергә хатын-кызлар алынды. Гүзәл Төхфәтова, Лена Тябина. Ә ирләргә Тукай кирәкми. Аллага шөкер, әлегә премиясе кирәк. Анысына сөенергә кирәк, берзаман премиясен алырлык ирләр калмавы да бар.
Мисаллары инде күз алдында. Менә карагыз - Казан ханлыгы. Беренче көннәрендә анда ирләр идарә итә. Олуг Мөхәммәд, аның уллары. Нинди көчле дәүләт - нинди сугышларда җиңеп чыга. Мөхәммәд хан үзенә лаек алмаш калдыра - аның уллары хан булып кала, аталарыннан соң да куәтлерәк дәүләт булдыра. Еллар үтә, Казан ханлыгының көче югала. Соңгы елларында күпме хан алышына - шушы ханлык белән идарә итәрлек кеше таба алмыйлар. Бу бит инде адәм мәсхәрәсе. Ханлык бар, ә аңа килергә кеше юк. Килгәннәре дә озак тормый. Һәм ханлык кем кулына кала? Хатын-кыз кулына, Сөембикәгә. Һәм шуның белән ул бетә дә. Әстерханнан чакырып кайтарылган Ядегәр хан соңгы хан булып исәпләнсә дә, ул инде чын мәгънәсендә хан түгел - курчак кына. Соңгы хан Сөембикә. Казан ханлыгы шуның белән очланып та чыга.
Туксанынчы еллардагы күтәрелеш вакытында да бит инде ирләр беренче сафка баскан. Шулай булган һәм күпмедер вакыттан соң аннан да ирләр качып бетеп, барысы да Фәүзия апага калган. Шулай түгелме?
Менә хәзер бит инде шигърият хатын-кыз кулына калды дибез.
Дөрестән дә шулай бит. Ә бит татар шигъриятендә дә гомер бакый ирләр булган. Ә хәзер хатын-кызлар. Прозада алай ук түгел әле, ирләр бар. Димәк, проза бетми бугай әле. Язучылар берлеге белән дә мөшкел түгел хәлләр.
Журналистикада да шулай. Менә элекке фотоларны карыйсың - элекке редакцияләр! Анда бит ирләр! Телевидениедә гомумән журналистлар ирләр командасы булган заманнар бар иде. Хәзер алай түгел. Башкача. Әмма әле баш мөхәррир итеп куярлык ир-егетләр бар. Димәк, алай ук эшләр мөшкел түгел.
Заманалар авыраеп, мәктәпнең дөм дәрәҗәсе беткән заманда да укытучылыктан ирләр качып бетте. Хатыннар кулына калган иде.
Менә Татар яшьләре форумын ничә еллар егетләр җитәкләде. Нинди чаралар уздырылды. Ә соңгы елларда алай түгел бит. Егетләр, яшьләре чыгып, урта буын вәкилләренә әйләнеп китеп бетте, алар урынына яшь егетләр юк. Кызлар кулына калды. Чаң кагарга була инде - татар яшьләре сез кайда?
Ә менә конгрессның хәлләре әле хөрти түгел. Анда әле кем әйтмешли, типсә планка өзәрлек ирләребез милләт өчен көрәшә. Ә менә инде торгынлык башланып, бабайларыбыз кулына кала икән, аннары инде Милли Шурага да хатын-кыз киләчәк. Аннан татар ирләре эчтән генә сукранып “кем куйган соң бу әби патшаны” дип йөриячәк. Кем куйсын? Сез куйдыгыз. Үзегез җитәкче булырлык кодрәтегез калмаганга куялар.
“Кара, хатын-кыз килә икән, башын бетерергә килә, хатын-кызларны юкка чыгаручы дип атый” дип аңлап, мине сексист, юньсез дип сүгәргә ашыкмагыз. Киресенчә. Хәлләр аяныч, бөтен нәрсә җимерелеп беткәндә, кулына эш алырдай ирләр калмаганда, хатын-кызлар чарасызлыктан бу өлкәгә килә һәм авырлыкны үз җилкәсенә сала. Алар, әни буларак бу өлкәне яшәртмәкче була, , ана инстинкты уяна аларда, алар бу өлкәнең үлүен күтәрә алмый, ирләрдән булмаганга үзләре тотына. Алардан да булмый икән - димәк, бетә дигән сүз. Ягъни хатыннар килгәнгә бетми. Алар инде бетеп барганны коткарырга килә. Хатыннар килүе - ул соңгы шанс. Аннан соң инде беркем дә килмәячәк.
Берәр өлкәдә нан ягы сайрак, койтырак икән, аннан ирләр качып бетә. Бөтен җирдә дә шулай ул. Менә Казан ханлыгын да бит “мин җитәклим” дип ирләр килмәгән. Нәрсә, Чыңгыз нәселеннән ирләр калмаганмы? Аннары - бик тә дәүләтне саклап калырлык кодрәтләре булса, Казандагы ирләр аны ханлык дип түгел, башкача атарлар иде дә, үзләре хакимиятне кулга алырлар иде. Нәкъ менә алар көчсез булганга Сөембикә килгән, Сөембикә бетерүче түгел, ул - соңгы шанс.
Менә сез карагыз Татарстан җитәкчелегенә. Анда бит инде хатын-кызлар юк та диярлек. Димәк, безнең республика җитәкчелегендә әле бар да шәп.
Шуңа да берәр өлкәгә хатын-кызлар килә икән, бердән көенергә, икенчедән сөенергә кирәк. Көенергә - бу юнәлеш бетеп бара дигән кисәтү. Аны кичекмәстән коткарырга кирәк. Икенчедән, сөенергә. Дөм үлмәгән бит әле, кызларыбыз саклап калырлар бәлки. Аннан соң ярый әле безнең менә шундый батыр кызларыбыз бар. Кайда авыр фронт - алар шунда. Тукай турында диссертацияне дә алар яза, шигырь дә шапылдатып кына торалар, әдәбиятка коргаксырга ирек бирмиләр. Журналистикада да алар. Милли яшьләрне дә кызларыбыз җитәкләп милләтнең якты киләчәгенә алып барыр, машалла.
Бу - хатыннар теориясе булды.