Рокировка: Камал театры Кабан артына китә, рус ТЮЗы Камал театрына күченә. Вакытлыча дигән. Минем никтер ышанасы килми. Бу шундый планмы әллә? Андый шәп урынга бер кереп утыргач, китмибез диләр дә, калалар. ТЮЗ Камал бинасына күченә, аннары ТЮЗ бинасына моңмы, сагышмы, апушмы, габделхәйме дигән берәр театр кереп утыра да, болар "бик теләсәк тә, кире кайта алмыйбыз шул" диләр. Аннары татарныкы булган Камал мәйданчыгы ТЮЗныкы була да куя. Дүрәк түгел бит инде алар шундый шәп урыннан күченергә. Татар гына ул үзәкне Кабан артына алыштырды. Безнең бөтен әйбер шундый. Илһам Шакиров концерт залы да аэропорт янында. Безнең ислам академиясе дә Болгарда (православный уку йорты Кремль төбендә). Ютазыда салып куймаганга Рәхмәт инде. Менә монысы да шундый "многоходовочка" түгел микән? Рас камаллар үз теләкләре белән үзәктән китәләр икән, ярар. Камал театры бинасына Кариев театрын күчерергә кирәк алайса. Аларга да ремонт кирәк) Татар театры мәйданы булып кала ул очракта Кабан күле буе. Кариев театры бинасы ул театр өчен җайлашмаган, ә монда бер дигән. Камаллар гына яратмады аны. Әкәмәт инде. Әле генә Камал театры яңа бинага күченә, монысына ремонт була дигәннәр иде, ремонт Камал бинасына түгел, ТЮЗга кирәк булып чыкты. Алла оста болар!

Теги других блогов: ТЮЗ рокировка Камал театры