Кичә Чаллыда Илдар Юзеев премияләрен тапшырдылар һәм “Мәйдан” журналы һәм Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге үткәргән әдәби конкурска нәтиҗә ясадылар. “Повесть” номинациясендә минем әсәр беренче урынга лаек дип табылган. Чын, көтмәгән идем. Әдәби конкурсларда катнашканым булса да, алай ук булыр дип уйламаган идем. Әмма жюри шундый нәтиҗә ясаган икән, рәхмәт инде) Бәйгедә катнашкан барлык каләмдәшләремне котлыйм. Призлы урын алмаучылар да күңелләрен төшермәсеннәр иде. Бөтен кешегә дә урын бирсәләр, ул бәйге дә булмас иде. “Йөгерештә арттан килергә дә кеше кирәк” ди торган булган бабай – шуңа мин үзем җиңүгә ирешмәгән чакта шул сүзләрне искә төшерәм. Җиңелә белү дә ул үзенчә талант диимме инде. Гел урын бирмиләр, ул шуның белән дә кадерле. "Мәңгелек аулак өй" хикәясе белән журналның 2019 ел лауреаты булган идем, әдәби бәйгеләрдә минем үземнең бер тапкыр да беренче урын алган юк иде әле. Оештыручыларга Рәхмәт, бик матур кичә әзерләгәннәр. "Шәһри Чаллы", Гөлназ Хәбибуллина, Алсу Исмәгыйлева фото-видеолары