Гимн турында сүз чыккач...
Мин Татарстан гимнын тәки кабул итә алмыйм. Менә хәзер сүз бара бит инде “вип-ифтарлар” турында. Татарстан гимнын да мин шундый вип-гимн дип кабул итәм. Халыкчан, чын гимн түгел минемчә.
Менә әле Арча гимнын “чын гимн” дип атаган идем. Ничөнме? Чөнки анда чын гимнда булырга тиешле әйберләр бар дип саныйм. Рухны күтәрә торган, сикертеп торгыза торган, теләсә кем җырлый алырлык көй, истә кала торган, "без менә шундый!" дигән аңлаешлы сүзләр. Чәчрәп тора.
Татарстан гимны ул рухландыргыч хасияткә ия түгел. Эреп агып торган көйне нинди оркестр белән башкарсаң да рухны күтәрми. Ул йокымсырап торган кешене чәчрәтеп урыныннан торгыза алмый.
Үткән гасырның 70 елларында Рамазан Байтимеров "Туган ягым" шигырен язган, шуңа Рөстәм Яхин көй иҗат иткән, туган як турында җыр буларак яшәр иде ул. Хәйдәр Бигичев бик матур итеп җырлый иде аны. Ә гимн буларак тартмый. Җитмәсә, хәзерге сүзләре ясалма - фәләнчә ел элек кабул ителсә дә, беркем белми аларны. Менә сорап карагыз теләсә кайсы кешедән – белмиләр ул гимнның сүзләрен. Аннары ул һаман да "Рамазан Байтимеров язган гимн" дип тәкъдим ителә, гәрчә хәзерге гимн текстының Рамазан Байтимеровка бернинди катышы юк. Ул язмаган бу сүзләрне. Ул "Туган ягым" дигән шигырь язган. Ә хәзерге текстын кем язган? Рәзе шулай ярый - кеше үлгәннән соң берәү текст яза да, инде вафат кеше язды дип әйтәләр? Рас кабул иткәннәр икән бу җырны, шул шигыре белән кабул да итәсе калган. Нормаль конкурс уздырасы иде, чын гимн барлыкка килгәнче.
Минемчә, гимнны профессиональ җырчы булмаган теләсә кем рәхәтләнеп җырлый алырга һәм аның сүзләре чалт итеп аңлашылып торырга тиеш. Һәм истә калырга! Рухны күтәрергә икәнен әйттем инде. Ә Татарстан гимнын кайвакыт хәтта профессиональ җырчылар да җырлап чыга алмый. Бер хоккей чемпионатында гимн вакытында халык сызгырыша башлады - аннары гимнга каршы чыктылар дип яздылар. Гимнга түгел, профессиональ җырчы Кәлимуллина ала алмады югары ноталарны. Ул җырлый алмаганны менә мин ничек җырлый алыйм ди?
Шуңа нишләргә кала? Шуңа да Татарстан гимны ул рәсми гимн гына булып калды да. Мәйдан тулы халык басып, рәхәтләнеп җырлый, халыкны берләштерә алырлык җыр түгел. Шуңа күрә, берләшү соралганда, гимн җырларга кирәк булганда татар нишли? "Туган тел"не җырлый. Яки Салават Фәтхетдиновның "Мин яратам сине, Татарстан"ны. "Ак барс" клубы да хәзер инде бер ялгышын бүтән кабатламый - рәсми гимнны башта уйнатып ала да, аннары Салаватның кирәген бирә - уен саен әйләндерәләр. Ә татар җәмәгатьчелеге :) - "Туган телне сиптерә. Аларны һәркем җырлый ала, сүзләре истә кала, аңлаешлы, ясалма түгел, рухны да күтәрә. Әле менә Гөлүсә Баттал шигыренә җырлана торган "Татар иле" җыры да әйбәт. Бәлки ул да популярлашып китәр. (Ә Арчада "Арча гимнын" җырлыйлар. Рәхәт бит. Чын гимнны арчаларга кадәр Флера ападан яздырып алырга кирәк булган))).
Иң кызыгы - рәсми символларны кабул иткәндә Штанин кебек депутатлар флаг буенча зур бәхәсләр алып барды. Анда ай кебек элементлар булган вариантлар бар иде бит, алары кабул ителмәде. (Ә менә башкортлар флагка үз милли элементларын кертте!) Бик кискен торды хәлләр. Ә гимн мәсьәләсендә Штаниннар "без бәхәстә катнашмыйбыз, теләсә ниндине кабул итегез" дигән позициядә иде. Бүгенге гимн - татарлар үзләре кабул иткән гимн. Кызганыч, рухны күтәрә торганны түгел, менә шундый ясалманы кабул иттеләр.
Ләкин нервланырга кирәкмидер. Вип-ифтарлар, вип-сабантуйлар бар икән, нигә вип-гимн булмаска тиеш ди? Без менә шундыйрак “вип” гимн кабул иттек: аны бер татар җыелышында да татарлар үзләре җырламый. Булгач, басалар инде – шулай кабул ителгән.
“Инде кабул ителгән, нәрсәгә аңа бәйләнергә?” диярсез. Бу чираттагы бер сукрану инде. Мондый очраклар күп булды һәм булачак та. Чөнки бездә мәдәният өлкәсендә күп нәрсә уйланылмыйча эшләнә һәм ул өлкәне гомумән "пачти" кирәксезгә саныйлар.
Ә мин халыкны бергә җырлата алырлык гимн кирәк иде дип саныйм барыбер. Символлар эчтәлекле, мәгънәле кирәк.
Ә бәлки махсус шундый рәсми гимн кабул ителгәндер, кем белә... Без! Дип күкрәккә кулны куеп, кушылып җырлап булмый торган гимн соралгандыр.