Тукай премиясенә кандидатлар арасында режиссер Алексей Барыкин да бар. Тәкъдим ителгән фильмнарының берсе - Гермоген (1530-1611) турында “Святитель” фильмы.
Гермоген анда “герой периода Смутного времени” дип тәкъдим ителә. Аның Казан ханлыгы алынгач священник, соңрак метрополит (1589-1606 - Казан ханлыгы җирләрендә беренче метрополит!) булып эшләгән чорыфильмда аз гына әйтеп кителә - “он много сделал”. Дөрес, Гермоген күп эшләгән, бу хакта ул чорда тар-мар ителгән Казан ханлыгы халкы үз җилкәсендә яхшы татыган. Ул иң беренче чукындыручылардан, мәчетләрне юк итүчеләрдән.
“Акты археологической экспедиции” аның турында “начинается его энергичная деятельность по продолжению христианизации народов Поволжья”, - дип яза. Әмма Гермогенның тырышлыклары барып чыкмый, шуңа да ул 1592 елда патшага “челобитная” яза. Татарларның берөзлексез баш күтәрүеннән туйган воеводалар ул чорда мөселманнарның мәчет салуларына бармак аша карый башлаган була - салсыннар, баш кына күтәрмәсеннәр. Гермоген шушыны патшага җәвит итә. “Татарской слободе мечети, а ныне де учали мечети ставити близко посаду”. Нәтиҗәдә патша Федор Иоанновичның 1593 елгы карары буенча “Казан төбәген христианлаштыру” буенча бик кырыс карарлар кабул ителә. Чукындырылганнар кире исламга кайтмасын өчен чаралар кабул ителә - аларга мөселманнар белән аралашу тыела, аерым урыннарга күчереп утырталар, андыйлар даими чиркәүгә йөрергә тиеш, иконалары булырга тиеш, гаиләләрне христианнар белән генә төзергә тиеш, исламга кайтырга тиеш түгел, дигән карар кертелә. Ә кем моңа каршы - коллыкка дучар итәргә, җәзаларга: “их велели давать на поруки”, “ смиряти, в тюрму сажати, и бити, и в железа и в чепи сажати, а на иных и заповеди имати, а иных отсылать к Гермогену..., чтобы всех новокрещеных утвердить в христианской вере, а от татарской веры отучить”.
Иң радикаль карар мәчетләргә карата була. Аларны җимерергә дигән карар чыга - «мечети татарские все велели посметати и впредь татарам мечети однолично ставити не велели, конечно б есте мечете татарские извели... Таким образом, деятельность митрополита Гермогена не только была направлена на укоренение православия среди новокрещеных, но и на искоренение ислама среди татар. Причем по его инициативе на законодательном уровне были утверждены меры по насильственному укоренению православия и разрушению центральных исламских институтов”, дип язылган Акты археологической экспедициида. 1615-1616 елларда Арча юлыннан Җангали Җанмөхәммәт улы җитәкчелегендә баш күтәрү сәбәпләренең берсе дә шул була.
Билгеле, Гермогенны хөрмәтләп, зурлап фильм төшерүләре аңлашыла - “Смутное время” каһарманнарыннан, изгеләштерелгән священник. Беренче митрополит.
Тукай премиясе дәүләт премиясе булса да, Тукай исемен йөрткәч, аны әдәби, милли премия дип кабул итәбез. Ул шулай булган да. Шундый мәкаль бар бит русларда - “яки тәреңне сал, яки ыштаныңны күтәр” дигән. Тукай исемендәге премияне шушы төбәктә яшәгән халык тарихында шундый эшләр белән дан казанган кешене данлаган әсәргә бирү шушы очракка кермиме? Ул премияне бирәбез икән, Тукай исемен алырга кирәк премиядән.
Мин инде шуңа аптырыйм. Шундый шәп кеше турында гениаль фильм төшергән икән бер бөек режиссер, нигә ул шушы Тукайлар белән ваклана? Бар бит инде Спас кебек православ федераль телеканаллар, аларның әллә нинди бөек премияләре бардыр. Рәхәтләнеп алсыннар, бирсеннәр шул премияләрен басурманнарны чукындырган бөек шәхескә! Юк, алар шушы Тукай премиясенә килеп тыгыла. Әнә - опера театрына Рәүфәл абзый чакырып китергән Михаил Панджавидже да бит бик матур гына премияне кесәсенә салып куйды да, “Казанда татарлар татарча сөйләшәләр” дип, шовинистларча мыгырданды. Аның фикеренчә, Казанда татарча сөйләшүчеләр аз булырга тиеш икән. Тукайны алганда бер дә чирканмады. Ә шул Тукай телендә сөйләшүчеләрдән чиркана!
Халык хәтеренә мәчетләрне юк итүче булып кереп калган, чукындыру сәясәтен тормышка ашыру өчен “смиряти, в тюрму сажати, и бити, и в железа и в чепи сажати” иткән кеше турында түгел, башка геройлар турында фильмнар юк микәнни Тукайга тәкъдим итәрлек? Нигә һаман татарга таяк очы белән кабыргага төртергә? Сажати, бити, чылбырга бәйләп куйганнарын икәннәрен истә тотсыннар дипме?
Чыннан да милләт өчен, республика өчен зур эшләр башкарган кешеләргә премиянең бирелмәве турында инде күпме сүз, күпме сүз әйтелде... Мин дин әһеләре турында фильмга каршы түгел. Гомумән алганда, бу фильмга татарлар каршы түгел – үзегез күреп торасыз, беркем дә Гермогенны данлаган фильмга каршы протест белдермәде. Тарихи шәхес турында фильм - ярар. (Ә күз алдына китереп карагыз башка вариантны – Батырша турында фильм..., мукшы крестьяннарын исламга китергән өчен суктырылган Түнтәр авылы мулласы Гали Сайфуллин турында фильм..., дине өчен яндырылган Кисәнбикә турында фильм... Исхакыйның “Зөләйха”сы – мөмкинме болар бүген?) да милләт өчен, республика өчен зур эшләр башкарган кешеләргә премиянең бирелмәве турында инде күпме сүз, күпме сүз әйтелде... Әмма инде республика премиясенә тәкъдим ителгән фильм герое бәлки халыкларны берләштерә торган хасияткә ия булырга тиештер. Алайса, чираттагы Тукай премиясе лауреаты тәгаен Аксак Каратун истәлегенә төшерелгән фильм режиссеры булачак дигән фикер туа.
Гафу, тәкъдим итүчене язмаганмын. Казан дәүләт мәдәният институты. Ректоры Роза Әхмәдиева