Кичә минем пьеса буенча куелган “Җырлап яшик!” спектакле чыкты. Кичә спектакльгә коллегаларымны, театр тәнкыйтьчеләрен чакырган идем. Ярты зал журналистлар иде бугай)
Спектакль буенча иң еш бирелгән өч сорауга җавап) Пьеса язарга дигән тәкъдимне Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов сентябрьдә әйтте. Октябрьнең уртасында беренче вариант язылды. Темасы, баш геройның кем икәне (халык артисты Илфат Камалиев), жанры билгеләнгән иде. Режиссер белән бергә әллә дүрт, әллә биш тапкыр сүтеп җыярга туры килде) Ял көннәрендә яздым, эштә ярты битләп, бер битләп берничек тә яза алмыйм, кемдер яза аладыр, мин – юк. Ярый әле Яңа ел яллары булды, бер сүтеп җыю шул чорга туры килде).
Миңа ышанып юбилей кадәр юбилейга спектакль тапшырганнары өчен зур рәхмәт! 7 мартта премьерадан соң артистлар белән очрашканда мин нигә бу театр артистлары журналистлар игътибарыннан читтәрәк кала соң, алар хакында башкаларга караганда азрак язабыз икән дип уйладым. Шуңа да бу театрга коллегаларымны китерәсем, аларны артистлар белән очраштырасым килде. Рәхмәт Кариев театры җитәкчелегенә, Луиза Янсуарга, Лилия Гәрәева, Искәндәр Вәлиев, Ләйсән Фәизоваларга – бу очрашуны оештырган өчен.
Артистлар бик матур, бик булдырып уйнадылар, аларга зур рәхмәт! Уңышлар алга таба да!
Кадерле коллегаларыма, театр тәнкыйтьчеләренә хөрмәт итеп килгәннәре, матур теләкләре өчен зур рәхмәт! Спектакль ошарга да мөмкин, ошамаска да мөмкин – анысы инде аның бу очракта икенче урындагы әйбер. Мин инде үз спектаклемне мактап, бигрәк ктә хурлап утыра алмыйм, миңа гомумән аңа бәя бирүе бик кыен) Башкалар бирсен бәяне – нинди булса да, мин кабул итәм. Җитешмәгән урыннары бар икәнен дә беләм, эшләп бетергән дә ничек кирәк икәнен дә аңладым бугай - әмма соң иде инде, иртәгесе көнне премьера иде. Хәтта каушаудан тамашачы каршына чыккач баш ияргә икәнен дә онытып җибәргәнмен, колга кеби карга санап шаккатып торам икән)
Иң мөһиме – театрга йөрсеннәр, артистларны белсеннәр, алар танылсын, журналистлар белән аралашсын, алар да журналистларны хөрмәт итәр. Шул иде максат, тормышка ашты ахры.
Спектакльгә килгән туганнарыма, дусларыма зур рәхмәт! Алар Кариев театрын яратып киттеләр. Монысын беләм)
“Татар-информ” коллективына бүләкләре өчен зур рәхмәт! “Җырлап яшик!” дигән торт бик тәмле иде. Тормышта әллә ниләр була, дөньялары да төрле – һәр заманның үз кыенлыгы булган. Әмма аңа карап дөнья тукталып калмый, ни генә булса да, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Театр яктылыкка, нурга илтә, дигән Тукай. Әгәр кешеләрне аз гына булса да бу комедия белән уйландыра, үзебезнең кимчелекләребездән көлдерә, театрга кызыксыну уята, артистларга гашыйк иттерә, журналистларда “язсаң була икән” дигән фикер уята алсам, мин бик шат.
#кариевтеатры #җырлапяшик