Яз килгән бит, яз килгән! Кара каргалар кайткан! Кара каргалар турында традицион пост бу. Дөньяда ни генә булса да, кешеләр ни генә эшләсә дә, табигать барыбер үзенекен итә. Быел да кара каргалар кайткан! Дөньяны ямьләп, яман каты акырышып, шатланышып йөриләр. Туган якларына кайтканнар бит алар! Безне яратып, язны ямьләп, карны бетерергә, җылы язларга аяк басарга дип кайтканнар. Бик мөһим эш кырган сыман утыралар алар агач башында як-якка каранып. Аннары асфальтка куналар да, шулай ук бик мөһим эш кыргандай, як-якка каранып, икенче якка чыгалар. Очып чыкмыйлар, атлап чыгалар. Үзләре чем-кара, ялтырап торган матур күлмәктән. Һәрвакыт елкылдап тора аларның киемнәре – үзләрен карап торалар. Алар бик дустанә, бер тирәгә оялыйлар. Менә бу каенлыкка да өелешеп кайталар. Бу “авыл” каргаларының “түбән очы”, “югары очы” бар – менә шулай итеп урнашалар. Әмма ике оч халкы да бер-берсе белән бик дус һәм тату. Гомумән, алар бик ярдәмчел кошлар. Әгәр берәрсенең баласы җиргә егылып төшә икән, шунда ашаталар. Берәрсе имгәнсә дә ташып ашаталар, ташлап китмиләр. Минемчә, хәзерге замандагы популяр профессияләрнең берсе – пиарщик булырга теләүчеләр кара каргалардан өйрәнергә тиеш. Ягъни: акырып эшли башларга һәм акырып эшләргә, эшләп беткәч тә акырырга. Хәзерге заманда әйтәләр бит инде – эшләүгә караганда да эшеңне күрсәтү мөһим дип. Менә карга да шулай. Сез аны карап торыгыз – менә оя корганда бер чыбык алып кайтасы булса, ул шундый акырып чыгып китә – бүрәнә алып кайта икән диярсең инде менә! Аннары бер чыбык кабып кайтып керә – кашки бер олау бүрәнә алып каткан! Шулай да, мондый әйбер кара каргаларны бизәп кенә тора. Алар шундый яман каты акырык, бик шат, матур күлмәкле. Алар яз алып кайта безгә. Ярый әле алар бар. Аларга киләчәк елларда да кайтырга язсын. Барыбызга да бик озак еллар аларның шат тавышларын ишетергә язсын.