"Көмеш кыңгырау" газетасы башлангычы белән оештырылган Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы узды бит әле Чаллыда. Сайтта язсам да, монда әйтми калганмын икән. Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган бу премия балаларга, яшүсмерләргә һәм алар өчен иҗат иткән бер өлкән язучыга бирелә. Инде өченче ел катнашу дәверендә шуны әйтеп була - даими рәвештә эшләп торганда, иҗат итүче балалар арта бара. Берәр иҗади "учак" барлыкка килсә, шуның тирәсенә елышкан үзе бер дөнья барлыкка килә. Күпмедер вакыттан соң без аның нәтиҗәләрен дә күрә башлыйбыз. Менә шундый иҗади учаклар күбрәк булсын иде. Дөрес, аларның барысы да журналист-язучы да булып китмәс, әмма болар барысы да татар җанлы, милли карашлы чын татар балалары. Шул рәвешчә сәләтле балаларны җыеп, аларга юнәлеш биреп, илһамландырып торган "Көмеш кыңгырау"га рәхмәт! Тантанада газета оештырган башка номинацияләрдә дә бүләкләр тапшырылды. "Көмеш кыңгырау" фотолары Монысы - тантанадан репортаж: https://intertat.tatar/news/saukat-galiev-premiyasen-tapsyru-komes-kyngyrau-iatka-salatle-balalarny-kayan-taba-5858168