КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле/әдәбияты һәм журналистика белгечлеге алган ике студентыбыз - Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалетдиновларның бер проекты белән таныштырасым килә. "Таң" дип атала ул. Соңгы чыгарылыш Зөфәр Рәмиев белән булды. Видеопроект, видео яратмаучылар өчен текст варианты да бар.
"- Тукай яшәгән Болгар номерлары, кызганыч, 2000 елларда җимерелүгә дучар булды. Шуннан чыгып сорау туа. Нигә Тукай бүлмәсенең фотосы юк, һәм нигә аны ул үлгәннән соң, яки әле ул төзек хәлдә булганда, фотога төшереп калдырмаганнар?
- Соңыннан бит инде ул бүлмә бүтәннәргә күчеп йөргән, үзгәргәндер, гел Тукайныкы булмаган, дип әйтәсем килә. Анда, минемчә, нәрсә төшереп булсын иде инде? Ул фото төшерелгән булса да, минемчә, ул Тукай бүлмәсенең тарлыгын, бер тәрәзәсен генә күрсәтә ала торгандыр инде.
- Ә 80-90нчы елларда, сез Тукайны җитди рәвештә өйрәнгәндә, аның белән кызыксынганда, сездә ул бүлмәне күрү теләге тумадымы?
- Юк, ул вакытта мин андый фикердә булмадым. Карале, минем үземнең дә бу сорау белән кызыксынганым юк…"
https://www.youtube.com/playlist?list=PLG4A5tBV2AIT6uvTGNd4GDyCPnLM4QVin
https://intertat.tatar/news/zofar-ramiev-ostalemda-rezeda-ike-balany-totyp-toskan-rasem-tora-suna-karyim-da-elyim-5858234