Яңа татар җырында беренче урын алган җырга әйләнеп кайтып. (Шәхсән үземә язучылар күп булды, җавапны монда язам).
Тагын бер кабат аңлый алмаучылар игътибарына: “Бетмибез" дип аталган җырның җиңүе - соңгы елларда пәйда булган тенденциянең күрсәткече. Соңгы елларда иҗат ителгән күп кенә милли-патриотик җырларда "юк, алай түгел, болай" дип аклану тенденциясе күзәтелә.
Әле менә бүген Радик Яруллин тагы бер җырын җырлап күрсәтте. “Кай тарафта яшәсәм дә, мин татар булып калам, телеңне онытма иптәш, сиңа дустым ялварам”. Шундый ук мотивлар. Ялваруга калгач, юк инде ул.
Ә беренче урын алган җырга тагын ике дәгъва бар.
Беренчесе. Бу җыр Дәрдмәнднең “Без” шигыренә җавап рәвешендә язылган.
«Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ (кызганыч), мәхзүн (моңлы) күңел, без дә бетәбез!" -
дип язган Дәрдмәнд. Ә монда:
«Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Кем ул анда коткы сала: "Бетәбез?"
Бетмибез без бетмибез без, көтмәгез!”
Шигырь юлы күчереп алынган һәм аның Дәрдмәнднеке икәне әйтелми. Дәрдмәндкә өстен генә “кем ул анда?” дип ишарәләнә. Дәрдмәнд - бөек шагыйрь, алай әйтергә шигырь авторының замандашы түгел. Дөрес, бәлки бу җыр башта шигырь рәвешендә язылгандыр, анда искәрмә куеп була, ә бит җырда булмый. Шуңа да җырдагы бу юлларның кемнеке икәнен тыңлаучы аңлый алмаячак. Һәм шигырь авторы Рафис Корбан дип игълан иткәч, Дәрдмәнднең шушы юлы да Рафис Корбанныкы булып китеп бара сыман. Жюрида утыручы хөрмәтле халык шагыйрьләре бу юлларның Дәрдмәнднеке икәнен белми микәнни? Ник моңа игътибар итмәгәннәр? Алай ярамый бит инде.
Икенче дәгъва. Дәрдмәндкә “кем ул анда?” дип өстен эндәшү ошамады. Дәрдмәнд бу шигырен үзе өчен дә, милләт өчен дә бик фаҗигале елларда язган. Ул аны бүгенге заман турында язмаган. Хәзерге заманнан торып йөз ел элекке чор турында әйтелгән сүз авторын безнең бүгенге проблемаларда гаепләү бөтенләй дөрес түгел дип уйлыйм.
“Дәрдмәнд тә шундый шигырь язган бит, нигә хәзерге җырчылардан гаеп эзлисең?” дип нирбыланып язучылар булуын күздә тотып, җавабымны да язам. Дәрдмәнднең тәхәллүсе үк “моң-зарлы”, аны мондый шигырьләр бизәп кенә торган. Ул бу шигырьләрен чыннан да бөтен дәүләте бетү алдында торган чорда язган. Ул “бетмибез!” дип язмаган - ул “бетәбез!” дип язган, язганы чынга ашкан - дөрестән дә беткән, Дәрдмәнднең кабере дә юк...
Һәм иң мөһиме - Дәрдмәнд бу шигырен “Яңа татар җыры” дип аталган, дәүләт тарафыннан уздырыла торган, татарны алга һәм алгарышка алып бара торган конкурс өчен язмаган. Ул аны язмый кала алмаганга күрә язган, бәйгедә урын алам дип түгел.
Мин бүгенге иҗатчыларны да “алай язмагыз, болай языгыз” дип әгъваләмим. Иҗатчы ничек тели - шулай иҗат итә. Шуңа да иҗат инде ул. Бу аклану стилендәге: “Йокламыйк”, “Уяныйк”, “Мескен булмыйк” кебек җырлар булмаска тиеш дигән сүз дә түгел. Кемнең җаны ничек тели, шулай язсын. Әмма менә миңа бу ошамый. Минем укучы буларак аларны ошатмаска хакым бар. Кемдер шундый шигырь яза икән - пажалысты, рәхим итсен. Әмма андый шигырьгә көй язылып, ул җыр дәүләт уздырган бәйгедә беренче урын ала икән, аңа инде тәнкыйть сүзен дә әйтеп була. Ул җырны дөньяга китерүчеләргә һәм жюрига. "Мескен булмыйк" дигән җыр белән алга китеп булмый дип уйлыйм. Әгәр җырларда шулай “бетмик-бетмик” дигән тенденция бар икән, димәк, тәгәрмәчләр чәршәмбегә таба тәгәри дигән сүз. Әмма хәлләр әле өметсез үк түгел - һичьюгы тәгәрәмәсен иде дип өзгәләнүчеләребез бар.
“Үзең яз алайса” димәгез - мин бу очракта кулланучы. Мәшһүр шагыйрь булсам, өздереп язып биргән булыр идем.