Яңа татар җырында “Бетмибез!” җыры җиңгән. “Яратам-яратмыйм” дигән җырны җиңдерәселәре килмәгәндер. Әмма андыен җиңдерсәләр дә, фаҗига юк. Халык күңеленә кереп калган, мәңгелек хит дигән җырларның күбесе шул темага ла.
Ярар. Милләт турында җыр җиңгән икән, әйбәт дип сөенергәдер. Шәп тавыш, зур сәхнәдә, бар да яхшы кеби. Әмма бер әйбер күңелне кыра. Сүзләре.
“Бетмибез” дигән сүз булуы ул үзе үк бетүне күрсәтеп тора. “Бетмик” дигән җырда беренче сүз – “бет”, “мик” – икенчел. “Бетмибез” сүзсез генә горур җыр язып булмыймы?
Сүз көчкә ия. “Бетмибез” дигән җырны җырлаганда кеше үзенең бетү халәтендә икәнен танырга һәм “исән калачакмын” дигән өмет белән җырны тыңларга тиеш. Ә менә минем андый халәтне кичерәсем килми.
Милли җырларның күбесендә шул хәл. Радик Яруллин белән Айрат Сафинның шәп җыры бар - “Татарлар”. Музыкасы да рухландыргычский. Әмма анда да шул бетү. “Халкыбыз исән булганда..., баш июне белмәдек”. Габделфәт Сафинның “Бөек татар” җырында батырлар юк икәненә ишарә – “кайда соң сез...” “Яшә татар” дигән җырда да икенче юл ук “мескен булып түгел...” – баш миенә мескен сүзе үтеп керә. Артур Исламовның “Алга, татар” җырында да бар шул мескенлек. “Йоклама, татар, уянып чык...” Әллә мин йокламыймдыр? Нигә сез мине йоклаганнар списогына тыгып куйдыгыз?
Бетмибез дигән җырлар белән рухны берничек тә күтәреп булмый. Бетәсе кешене ул уятмый, ә бетмәскә дип яшәгәненә “подсознательно” хәлнең аяныч икәнен сеңдерә. Берәүнең дә мескен буласы килми. Яшьләрнең аеруча. "Мескен булмыйк" дигәнне алар кабул итми - алар үзләрен мескен санамый, мескенләнгәннәрдән читләшә. Шуңа да мондый җырлар “обречены”. Ротацияләр белән махсус рәвештә популярлашып киткән очракта, халыкка хәлнең аяныч икәнен сеңдерәчәк кенә минемчә.
Шундый кагыйдә бар бит - “авырмыйм” дип түгел, “мин сәламәт булырга телим” дип теләргә кирәк ди. “Мин хәерче булырга теләмим” дип түгел, ә “мин муллыкта яшәргә телим” дип. Ә без һаман да “мин мескен түгел” дип җырлыйбыз. Мескен булмаган кеше ул сүзне телгә дә алмый. Ә безнең күңелдә шул сүзләр икән, димәк хәлләр шулайрак. Шкафтагы скелетлар артка өстери... их.
Асия Әхмәтшинаның “Татарлар, берләшегез!” кебек җыр ишетәсе килә.
“Өзелеп яратам” дигән җыр җиңсә, лутчырак булыр иде. Ярату – уңай хисләр. Һичьюгы бер кеше бәхетле. Ә бәлки икесе дә бәхетледер. Димәк, тиздән тәкъдим, никах, туй, балалар – яшибез дигән сүз әле... Ә сез бетмибез дип алга бармакчы буласыз, хөрмәтле шагыйрь-композиторлар.
Рифат Каюмов видеосы